ГлавнаяИсполнителиАлсу Абульханова Радик ГазизовГашыйк булдым
название:

Гашыйк булдым


автор:

Алсу Абульханова Радик Газизов


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 913 просмотров
Сине күрү белән миңа нидер булды?
Янган йөрәгемдә яңа ялкын янды
Беренче бию таныштырды безне
Бәхетле төндә кавыштырды безне

Синең күзләрең, алсу йөзләрең
Кара чәчләрең мине гашыйк итте
Бер күрүдән гашыйк булуымма
Шул чакта гына ышандым барыңа

Нигәдер сөю безнең арабызда
Сер булып янды бәхет учагында
Сөям дип әйтмәдең , Мин дә эндәшмәдем
Тик күңелләр безнең араны өзмәде

Безнең очрашулар кабат кавышулар
       безнең генә йөрәк серләрендә
Ходай насыйп иткән безгә яратырга
Вакыт җиткән инде безгә очрашырга

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Гашыйк булдым" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен