ГлавнаяИсполнителиОксана ИльюпБер момкинчелек (О.Ильюп кое хэм суз.)
название:

Бер момкинчелек (О.Ильюп кое хэм суз.)


автор:

Оксана Ильюп


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 941 просмотр
Бер мөмкинчелек

Оксана Ильюп көе һәм сүзләре

1.Бир миңа бары бер мөмкинчелек (F)
Күзләреңэ синең карарга. (E)
Бары бер мөмкинчелек бир миңа – (F)
Аңларсын син шул чак барын да. (E)

К-та:
Җибәрмәмен сине бер кайда да. (G)
Бирмәмен мин сине бер кемгә. (Am)
Бары бер мөмкинчелек бир миңа (F)
Булырбыз гел бергә, гел бергә. (Am)

2.Күзләремдә минем язылган бит
Ничек сине яратуларым. 
Син минем иң якты өметләрем,
Хыялларым минем, уйларым.

3. Әле син узең дә белмисеңдер -
Мин генә бит синең язмышың.
Мин сиңа барын да аңлатырмын
Кирәк бары тик бер карашың.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Бер момкинчелек (О.Ильюп кое хэм суз.)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен