ГлавнаяИсполнителиРузиль ГатинХәйдәр җыры (Э.Низамов музыкасы, Г.Зәйнәшева сүзләре)
название:

Хәйдәр җыры (Э.Низамов музыкасы, Г.Зәйнәшева сүзләре)


автор:

Рузиль Гатин


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 698 просмотров
Биек тауга менеп бер җырладым,
Таулар белсә белер хәлемне.
Йөрәгемнән ярсып чыккан җырым
Кыяларга барып бәрелде.

Ярсуларым инде чиктән ашты,
Яңа җырым ничек башларга?
Әллә үзем барып бәрелим микән
Шул таудагы кыя-ташларга?!

Кыяларга карап бер уфтандым,
Утлар булып чыкты сулышым.
Җырласам да, ярсып җыласам да,
Юк басылмас йөрәк сагышым.

Ярсуларым инде чиктән ашты,
Яңа җырым ничек башларга?
Әллә үзем барып бәрелим микән
Шул таудагы кыя-ташларга?!

Гөлшат Зәйнәшева сүзләре.
Эльмир Низамов музыкасы

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Хәйдәр җыры (Э.Низамов музыкасы, Г.Зәйнәшева сүзләре)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен