ГлавнаяИсполнителиЗөһрә СәхәбиеваӘнкәй (Роберт Миңнуллин сүзләре, Сара Садыйкова көе)
название:

Әнкәй (Роберт Миңнуллин сүзләре, Сара Садыйкова көе)


автор:

Зөһрә Сәхәбиева


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 730 просмотров
Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек.
Бишек җырын җырлап төннәр буе,
Без үскәнне көткән тилмереп.

Без биш бала үстек — бер йодырык —
Тик үсмәдек иркә кочакта.
Без әнкәйнең биш шатлыгы идек,
Биш кайгысы булдык кайчакта.

Без үскәндә күпме борчылулар
Күргән әнкәй гомер эчендә.
Онытмабыз, әнкәй, мәңге сине,
Рәхмәт яусын барысы өчен дә.

Хәзер инде җиткән балалар без,
Кунак кына әнкәй янында.
Әниләрнең олы йөрәгенә
Изгелекнең сыйган барсы да.

Санап кына бетерерлек түгел
Әнкәйләрдән күргән игелек.
Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Әнкәй (Роберт Миңнуллин сүзләре, Сара Садыйкова көе)" ?
user_13500 13 дек 16:25
О матери, о любви к ней, о том, как ей было тяжёло было воспитать 5 детей: дети были 5 радостями и 5 горестями для неё; какое у матерей огромное сердце.
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен