название:
автор:
Каеннарга нигэ уеп яздын задавка минус демо
автор:
Эльвира Хамматова
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 934 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Мәхәббәтнең күзе сукыр,диләр Сүзләреңә шундый ышандым. Мин бит синең бердәнберең түгел, Меңнән берең бары булганмын. Каеннарга нигә уеп яздың? Йөрәгеңә уеп куймагач. Кочагыңда ник назладың мине? Күңелеңдә урын тапмагач. Хисләремне аңлар кешем син,дип Күңелемне ачып ялгыштым. Төзәлмәслек җанга яра салып Гашыйк булып нигә сабыштым? Каеннарга нигә уеп яздың? Йөрәгеңә уеп куймагач. Кочагыңда ник назладың мине? Күңелеңдә урын тапмагач. Хисләр колы,мең яралы йорәк Әрнеп тибә янып,көюдән. Тибрәнәдер синең җаның кылы? Минем сине өзелеп сөюдән. Каеннарга нигә уеп яздың? Йөрәгеңә уеп куймагач. Кочагыңда ник назладың мине? Күңелеңдә урын тапмагач.
А как ты думаешь, о чем песня "Каеннарга нигэ уеп яздын задавка минус демо" ?