ГлавнаяИсполнителиДилэ НигматуллинаКом сэгате
название:

Ком сэгате


автор:

Дилэ Нигматуллина


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1094 просмотра
Өстәлемдә ком сәгате
Санап ага минем гомерне.
Алдагысы булыр нинди?
Үткәннәре телә бәгырьне.

Ком сәгате, ком сәгате,
Ага гомерләребез.
Ага тормыш мизгелләре,
Кадерләрен белмибез.

Ялан тәпи йөри идек,
Балачакта елга комында.
Дулкын килеп юып китә,
Эз калдырмый йөргән юлында.

Ком сәгате, ком сәгате,
Ага гомерләребез.
Ага тормыш мизгелләре,
Кадерләрен белмибез.

Эз югала — хәтер кала,
Яшьлегеңне кала сагыну.
Йөгереп кайтам шул елларга,
Ниятләрем — кабат төс алу.

Ком сәгате, ком сәгате,
Ага гомерләребез.
Ага тормыш мизгелләре,
Кадерләрен белмибез.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Ком сэгате" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен