название:
автор:
Яшьлегемэ кире кайтыр идем
автор:
Илhам Шакиров
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 989 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Нинди ямьле безнең үзәннәр, Түшәлгәннәр йомшак хәтфәләр; Ал чәчәкләр, яшел үләннәр Яшьлегемне хәтерләтәләр. "Яшьлегем!" — дип, өзелеп җырлар идем, Өзелеп җырлый торган җыр булса; Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем, Кире кайта торган юл булса. Яшьлегемнең узып китүен Кошлар китүенә тиңлим мин; Киткән кошлар язын кире кайта, Кайтыр микән яшьлек, белмим мин. "Яшьлегем!" — дип, өзелеп җырлар идем, Өзелеп җырлый торган җыр булса; Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем, Кире кайта торган юл булса.
А как ты думаешь, о чем песня "Яшьлегемэ кире кайтыр идем" ?