название:
автор:
Буйдаклар
автор:
Зофэр Хэйретдинов
рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 629 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
«Элек кызлар сайлый идек» — дип мактана агайлар. Хәзер авылларда яши әбиләр вә бабайлар. Буйдаклар йөри картаеп, өйләнергә кеше юк… Гармуннарда уйнаучының Авызын ачса — теше юк. Печән чабып, сыер савып, йөри Кәбир дә, Минһаҗ… Үскән бере китеп бара- авыл кызларга мохтаҗ. Шәһәр, киресенчә, гөҗли — кызлар егетләр эзли. Интернетка игълан бирә, көтә, өметен өзми. Юкса бар бер гади әдрис: Казанда — тулай торак. Авыл кызы шунда ята, Егет көтеп аптырап. Буйдаклар йөри картаеп — өйләнергә кеше юк… Кыз шәһәрдән кияү эзли — авылларда эше юк.
А как ты думаешь, о чем песня "Буйдаклар" ?