ГлавнаяИсполнителиИльдар АхметовМинем өчен оҗмах - кайда син бар
название:

Минем өчен оҗмах - кайда син бар


автор:

Ильдар Ахметов


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1206 просмотров
Минем өчен оҗмах - кайда син бар,
Я тауларда, я диңгез буенда.
Сандугач моңлана, кояш якты яна,
Җилләр назлы - бары син булганда.

Минем җәннәт - назлы кулларыңда,
Шул кулларның мин тоям җылысын.
Оҗмах ишекләре ачылгандай була,
Иреннәрнең үпсәм иң татлысын.

Аерылсам мин синең яныңнан,
Гөлләр кебек, шиңәм мин, сулам.
Сөю назларында иркәләнсәм әгәр,
Җәннәтләргә мин кергәндәй булам.

Тик үкенеч - минем бу оҗмахым
Бары төш кенә ул, бАры томан.
Алсу таңнар ата, мин йокыдан торам,
Сөю томаны инде таралган.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Минем өчен оҗмах - кайда син бар" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен