название:
автор:
Очрашу жыры.
автор:
Ильнур Муфтахов.Голшат Зайнашева суз.Ильхам Шакиров муз.
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1135 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Килдем, дуслар, Идел-диңгез кичеп, Сезне сагнып, кошлар кебек очып. Кош канатлары түгел иңемдә, Җыр канатлары минем күңлемдә. Җырлыйк, дуслар, бергәләп җырлыйк, дуслар, Иң матур җырларны сайлап кына. Иң матур җырларны сайлап кына, Яшик бу илләрдә сайрап кына. Бүләк итеп чәчәкләр өзмәдем, Сезгә мин иң матур җыр эзләдем. Матур җыр таптым туган илемнән, Моңлы көй оттым тургай теленнән. Җырлыйк, дуслар, бергәләп җырлыйк, дуслар, Иң матур җырларны сайлап кына. Иң матур җырларны сайлап кына, Яшик бу илләрдә сайрап кына,
А как ты думаешь, о чем песня "Очрашу жыры." ?