название:
автор:
Тәрәзәне ачып кош очырдың
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 888 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Тәрәзәне ачып кош очырдың Ул кошчыгың, әни, мин идем. Бәхет эзләп киттем туган җирдән Бәхет агачыннан өзелдем. Кайтып киләм әни сукмагыннан, Кая әниемнең эзләре? Такта кадакланган тәрәзәләр, Тәрәзәләр — әни күзләре... Тормыш ваклыгына күмелделәр Әниемнең чакыру сүзләре. Туган өем көткән биш күз белән, Бишесе дә — әни күзләре. Кайтып киләм әни сукмагыннан, Кая әниемнең эзләре? Такта кадакланган тәрәзәләр, Тәрәзәләр — әни күзләре...
А как ты думаешь, о чем песня "Тәрәзәне ачып кош очырдың" ?