ГлавнаяИсполнителиНеизвестенКүзләреңдә нигә яшь тамчысы
название:

Күзләреңдә нигә яшь тамчысы


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 942 просмотра
Күзләреңдә нигә яшь тамчысы,
Кем кагылды саксыз күңелеңә?
Күзләреңнән түгел, бу яшьләрең
Йөрщгеңнән , ахры, түгелә.

Кушымта:
Елама син, җаным, елама әле,
Киләчәкнең алсу таңнары.
Моң-зарыңны калдыр үткәннәрдә,
Шатлыгыңны гына ал бары.

Телисеңме керфек очларыңа
Шатлыкларың булып кунам мин.
Яраларың үзем дәвалармын,
Күз яшьләрең синең булмам мин.

Керфек очларыңда яшь тамчысы,
Җаным елый сиңа кушылып.
Яшең сөртеп киләчәккә кара,
Анда көтә тормыш шатлыгы.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Күзләреңдә нигә яшь тамчысы" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен