название:
автор:
Мин сагынам..
автор:
Лейсан Махмутова
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 914 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
синсез яшәү авыр миңа бүген. тулмый минем сөю моңнарым. җәйге болыннарда ишетелми сандугачның дәртле җырлары. куш.: Сагынам..сине сагынам. ясаганбыз хаталар. юксынам..сине юксынам. кайчан кавыштырыр язмышлар?.. ихтыярсыз калып, күккә карыйм. көнләшәмен парлы кошлардан. сине эзли күңлем һаман көтә..җылы җәйдән кырыс кышларга. куш.: шул ук. тормышта ник болай язылган соң? ялгыш арты килә ялгышлар. сөюгә сусап арган җаннарны кайчан кавыштырыр язмышлар?!?.. куш.: мин сагынам..сине сагынам.ясаганбыз ялгышлар. юксынам...сине юксынам! кайт яныма сөйгән яр!..
А как ты думаешь, о чем песня "Мин сагынам.." ?