ГлавнаяИсполнителиНеизвестенБездә бишек әллә ничек
название:

Бездә бишек әллә ничек


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 848 просмотров
Бездә бишек әллә ничек 
Талдан, җырдан урелә.
Җырлы бишек, җылы бишек
Эленә өй туренә.

Ничек җырламасын бишек,
Сөн талларыннан үр дә.
Тал бишектә устем мин дә,
Сизелми мени бер дә?

Җырлый бишек, елый бишек,
Җырлый, елый, моңлана.
Әллә ничек, әллә инде
Бишектә яткан бала.

Ничек җырламасын бишек,
Сөн талларыннан үр дә.
Тал бишектә үстем мин дә,
Сизелми мени бер дә?

Сенгәндер ул тал бишеккә
Әнкәмнең  моңнары да,
Шулайдыр шул, тал бишекнең
Юк шуңа тынганы да.

Ничек җырламасын бишек,
Сөн талларыннан үр дә.
Тал бишектә үстем мин дә,
Сизелми мени бер дә?

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Бездә бишек әллә ничек" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен