название:
автор:
Без названия
автор:
Асаф Валиев (Татарская песня)
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1116 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Су буенда ялгыз аккош, Каерылган канатлары. Канатларны каера ул Аерылу газаплары. Кушымта: Аерылмагыз, аерылмагыз, Булса да сəбəплəре. Канатларны каера ул Аерылу сəгатьлəре. Ят кошны пар итмəс аккош Ялгыз канат какса да. Без дə бергə булалмабыз Сулар үргə акса да. Кушымта: Ялгыз аккош күргəн саен Өзелə бəгырьлəрем. Нигə без бергə чакларның Бельмяйбез кадерлəрен?! Су буенда ялгыз аккош, Каерылган канатлары. Канатларны каера ул Аерылу газаплары. Кушымта: Аерылмагыз, аерылмагыз, Булса да сəбəплəре, Гомерлəрне кыскырта ул Аерылу сəгатьлəре.
А как ты думаешь, о чем песня "Без названия" ?