ГлавнаяИсполнителиСалават Фэтхетдинов...Китте ул ашыгып..Китте ул хушлашмый..Кемгәдер үпкәләп..Дөньяны аңламый...
название:

...Китте ул ашыгып..Китте ул хушлашмый..Кемгәдер үпкәләп..Дөньяны аңламый...


автор:

Салават Фэтхетдинов


рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 592 просмотра
Тәрәзәңә бер көн
Бәрде карлы яңгыр
Кемдер әйтте: “Түз син,
Язмышың шулайдыр”.

Китте ул ашыгып,
Китте ул хушлашмый.
Кемгәдер үпкәләп
Дөньяны аңламый.

Авыр көннәреңдә
Төшеңне кыс, көрәш.
Бирешмә, елама,
Түз инде, сеңелкәш.

Син ялгызың түгел
Сынмасын күңелең.
Балаларың өчен
Яшә, яшә бәгърем.

Караңгы төннәрдә
Ялгызың калганда,
Каргама дөньяны
Күңелең тулганда.

Төннән соң көн туа
Ач тәрәзәләрең.
Кояш үзе алыр
Кара пәрдәләрең.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "...Китте ул ашыгып..Китте ул хушлашмый..Кемгәдер үпкәләп..Дөньяны аңламый..." ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен