ГлавнаяИсполнителиФәрит Таишев һәм ЛәйсәнҮкенүдән ни мәгънә?
название:

Үкенүдән ни мәгънә?


автор:

Фәрит Таишев һәм Ләйсән


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 730 просмотров
Гаебем зур минем синең алда-
Мин вәгъдәмне боздым, көтмәдем.
Киелмичә калды, сине уйлап,
Туйга диеп теккән күлмәгем.

Язмышларны тик бер Ходай бүлә,
Бәхет язсын безгә гомергә.
Ходай үзе шулай кушкан безгә,
Хәзер үкенүдән ни мәгънә?

Телгәләмә әле күңелеңне,
Мин үзем бит хата ясадым.
Гаеплисем килми минем сине,
Үзем сиңа хат та язмадым.

Башка ярлар хәзер безнең янда,
Өзмик әле алар үзәген.
Язмышыбыз үзе сайлаганга,
Тик бәхетле итик үзләрен.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Үкенүдән ни мәгънә?" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен