название:
автор:
Чит-ят кешенең сүзләрен
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1048 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Чит-ят кешенең сүзләрен Тыңласам да, ишетмим. Бик авыр сүз әйтсәләр дә, Әллә ни исем китми. Үз баламның сүзләре бит Рәнҗемә, йөрәгем, түз. Туры йөрәккә кадала Бала әйткән авыр сүз. Иркәлектә үскән бала Сүз әйтә уйламыйча. Ана кадерен белми шул, Үзе әни булмыйча. Үз баламның сүзләре бит Рәнҗемә, йөрәгем, түз. Туры йөрәккә кадала Бала әйткән авыр сүз. Яңгырдан сүнгән учактай Кабат кабына алмам – Сүзләреңне җиде түгел, Җитмеш кат үлчә, балам. Үз баламның сүзләре бит Рәнҗемә, йөрәгем, түз. Туры йөрәккә кадала Бала әйткән авыр сүз.
А как ты думаешь, о чем песня "Чит-ят кешенең сүзләрен" ?