название:
автор:
Туган тел турында җырлар (укый Фоат Галимулла)
автор:
Хәсән Туфан
рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1192 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
И, телем, сансыз гасырны, Исән-сау кичкән телем! Сыкраулар теле түгел син, Күкрәүләр теле бүген. И, безнең батыр телебез, И, безнең гәүһәр мирас! Күпләрне күргән башыңны Инде син күтәр бераз. Тарихым истәлеге син, Болгарым истәлеге, Гасырлар аша үтелгән Юлларым истәлеге. Чишмәләр исән чагында Иделләр кибәмени? Гасырлар күммәде сине, Дәверләр күмәмени? Иңгә-иң безнең теләкләр, Кулга-кул уйларыбыз, Якты язмышларга таба Барасы юлларыбыз. Син - минем тере тарихым, Син - минем киләчәгем, Тик синдә газиз туган тел, Бәхеткә җитәчәгем. И, телем, синдә нәфислек Чишмәсе кибәрмени? Гасырлар сиңа тимәде Дәверләр тиярмени?
А как ты думаешь, о чем песня "Туган тел турында җырлар (укый Фоат Галимулла)" ?