название:
автор:
Бал җимеш (минус).
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1036 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Бал җимеш (минус). Тормыш яме, яшәү тәме Балаларда икән бит. Бәхет-шатлыгыбыз булып Балам, тизрәк үсеп җит. Кушымта: Җан җылыңны тоеп яшим, Сизәм йөрәк тибешең. Сөю-сәгъдәт бакчасыннан Ходай биргән җимешем. Куаныч һәм шатлыгыбыз Барыбыз өчен дә син. Үзең шаян, үзең үткер, Зирәк булып үсәсең. Балдан татлы балам, диеп, Әби-бабай куана. Менә шулай кадерле ул Балаңнан туган бала. Бәхет-тәүфыйк җитәкләшеп, Яныңда гына йөрсен. Сау-сәламәт булып үс син, Ходаем, гомер бирсен.
А как ты думаешь, о чем песня "Бал җимеш (минус)." ?