ГлавнаяИсполнителиГульназ АсаеваМәтрүшкәләр ( татар халык җыры )
название:

Мәтрүшкәләр ( татар халык җыры )


автор:

Гульназ Асаева


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1091 просмотр
Мәтрүшкәләр.
 
                                                                                                                 Алмаз Гыйлаҗев көе.
                                                                                                               Илдар Юзеев сүзләре.

Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр,
Ераклардан әнкәм җибәргән.
Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр
Туган кырларымда тибрәлгән.

Тирән сагынудан уйчанланган
Күз карашым сезгә төбәлгән:
Әйтегезме миңа, мәтрүшкәләр,
Ни әйтергә әнкәм теләгән?

Мәтрүшкәләр мине уяттылар,
Сискәндереп гамьсез төннәрдә.
"Мәтрүшкәләр кебек кибәрсез сез,
Өзелсәгез туган җирләрдән..."

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Мәтрүшкәләр ( татар халык җыры )" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен