название:
автор:
Озатып вокзаллар каршында
автор:
Фәтхерахман Әхмәдиев көе, Роберт Әхмәтҗанов сүзләре
рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1200 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Озатып вокзаллар каршында Маңгайдан үптеләр аналар Тузанлы юллардан үттеләр Дөньяны күрмәгән балалар Балалар керделәр утларга, Балалар сүз бирде тупларга. Күпләре, төренеп шинельгә, Калдылар еракта йокларга. «Балалар, торыгыз, балалар, Ашыгыз суына табында…» Ничә ел тормыйлар балалар Иделдә һәм Дунай ярында… Уятма, йокласын, син, ана, Айларны, елларны санап бар: Күңелдә һаман яшь, гел бала — Кайтмаган солдатлар, солдатлар Ана ул йокламый, сабые Юрганын ачса да уяна. Аналар йөрәге шикелле Мәйданда мәңгелек ут яна. Аналар йөрәге шикелле Ут яна, уйлана, талпына. Аналар хәтере шикелле Җил йөри курганнар артында
А как ты думаешь, о чем песня "Озатып вокзаллар каршында" ?