ГлавнаяИсполнители♥Салават Фәтхетдинов 23 сезонКайттым туган ягыма♥
название:

Кайттым туган ягыма♥


автор:

♥Салават Фәтхетдинов 23 сезон


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 782 просмотра
Айрат Суфиянов сүз.
Наил Мортазин көе .

Ак уйларым ак болытлар
Агыла туган якка
Гөрләвекләр салган юлдан
Кайтам мин балачакка

Кушымта:
Язгы яшенгә уралып
Кайттым туган ягыма
Җырлап аккан чишмәләрдә
Ак болытлар чагыла

Балачагым аяк баскан
Аланнары җиләкле
Ачыдан-ачы әрем дә
Монда изге теләкле

Туган якка кайтсам гына
Яктыра минем җаным
Каршыма чыкса әнкәем
Өзелеп сагынганым

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Кайттым туган ягыма♥" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен