название:
автор:
Барыбер көтәм
автор:
Салават 1990 год
рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1582 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Мансур Шиhапов сүзләре. Илгиз Закиров көе. Сайрый таңнарда, кунып талларга Ялгыз сандугач, үзәкне өзеп. Моңлы төннәрдә, киләм күлләргә – Сагынганнарга бирсәнә түзем. Иске ай бата, яңасы калка, Балкып китәр күк сагышлы йөзем. Тагын ничә җәй, тагын ничә көз, Сагынганнарга бирсәнә түзем. Күкләргә карыйм, йолдызлар саныйм, Ул балкышларга – нәкъ синең йөзең. Таралыр сагыш, таралмас өмет, Барыбер көтәм – бирсәнә түзем.
А как ты думаешь, о чем песня "Барыбер көтәм" ?