название:
автор:
Яшь гомер
автор:
Ильзира Ибрагимова
рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1541 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
Яшь гомер бер узгач, Кайтмый ул яңадан, Тик минем яшьлек никтер кайтыр кебек; Яшьлектə сөйгəн яр, Сагындым, килеп ал, Сине көтəм һаман, дип əйтер кебек. Юк, кайтмас яшь гомер, Калды ул еракта, Зəңгəр томан артында сагыш булып; Яшьли сөйгəн яр да Ятка калды анда Əллə язмыш, əллə бер ялгыш булып. Ялгышны төзəтеп, Язмышны үзгəртеп Яшəсəң, яшьлек кире кайтыр кебек; Яшьлек бит күңелдə Иң матур җирендə Вакытлыча туктаган бер җыр кебек.
А как ты думаешь, о чем песня "Яшь гомер" ?