ГлавнаяИсполнителиНеизвестенМәхәббәт, мәхәббәт инде
название:

Мәхәббәт, мәхәббәт инде


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 702 просмотра
Мәхәббәт, мәхәббәт инде, 
Кайларга куейм аны. 
Авыр мени сагынганда
Өзелеп сөйгән ярны

Талларга кунды сандугач - 
Мин аны эзлим мени? 
Сандугач керде күңелгә -
Җырламый түзим мени? 

Синең күлмәгең алсу дип
Кызарып торыйм мени
Яратам диеп әйтергә
Рөхсәтләр сорыйм мени

Талларга кунды сандугач - 
Мин аны эзлим мени? 
Сандугач керде күңелгә -
Җырламый түзим мени? 

Сандугачларны ишетми
Йөримме карурманда
Тамчылар күрмим мени соң
Шаулап яңгыр яуганда

Талларга кунды сандугач - 
Мин аны эзлим мени? 
Сандугач керде күңелгә -
Җырламый түзим мени?
.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Мәхәббәт, мәхәббәт инде" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен