название:
автор:
Яшисе көннәр алда әле
автор:
Гүзәл Уразова
рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1507 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Гафу ит Дөньяларның иге-чиге булмый диләр, Мин кайларга барып сөялим? Ыгы-зыгы килеп тормыш үтеп бара, Ничек кенә аны бәялим? Кушымта: Үпкәләп йөрмичә, юк-барны күрмичә, Өззелгән җепләрне ялга әле. Ялгышны төзәтеп, сөюдән куанып Яшисе көннәр алда әле. Әгәр дә синнән бер авыр сүз ишетсәм, Гаепне үземнән эзләрмен. Үпкәләп йөрүдә файда юк икән бит, Тешемне кысып та түзәрмен. Кушымта. Сагышлар юк икән, язмышлар ак икән - Синеме өзелеп сөйгәнгә? Гафу ит, сөйгәнем, аңламый бик озак Яныңда адашып йөргәнгә. Кушымта.
А как ты думаешь, о чем песня "Яшисе көннәр алда әле" ?