название:
автор:
Сез һаман бергә икән…
автор:
Вил Усманов
рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 654 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Алмаз Монасыйпов көе Сибгат Хәким сүзләре Син яшь кыз, минем егет чак, Уйнама-көлмә икән. Сөймә дә, имеш, көймә дә, Тауларга менмә икән? Әйттеләр дуслар көнләпме: Сез һаман бергә икән, Сез һаман бергә икән, Бергә икән. Туйлар үтте… гомерне Узмас дип йөрмә икән, Агарды чәчләр, агармас — Утларга кер дә икән. Әйтәләр: кара боларны, Сез һаман бергә икән, Сез һаман бергә икән, Бергә икән. Кадер дә, хөрмәт тә сиңа Тик туган җирдә икән. Оныклар үскәнче яшә, Ятка сер бирмә икән; Әйтсеннәр: күрче боларны, Сез һаман бергә икән, Сез һаман бергә икән, Бергә икән.
А как ты думаешь, о чем песня "Сез һаман бергә икән…" ?