ГлавнаяИсполнителиВил УсмановСез һаман бергә икән…
название:

Сез һаман бергә икән…


автор:

Вил Усманов


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 741 просмотр
Алмаз Монасыйпов көе
Сибгат Хәким сүзләре

Син яшь кыз, минем егет чак,
Уйнама-көлмә икән.
Сөймә дә, имеш, көймә дә,
Тауларга менмә икән?
Әйттеләр дуслар көнләпме:
Сез һаман бергә икән,
Сез һаман бергә икән,
Бергә икән.

Туйлар үтте… гомерне
Узмас дип йөрмә икән,
Агарды чәчләр, агармас —
Утларга кер дә икән.
Әйтәләр: кара боларны,
Сез һаман бергә икән,
Сез һаман бергә икән,
Бергә икән.

Кадер дә, хөрмәт тә сиңа
Тик туган җирдә икән.
Оныклар үскәнче яшә,
Ятка сер бирмә икән;
Әйтсеннәр: күрче боларны,
Сез һаман бергә икән,
Сез һаман бергә икән,
Бергә икән.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Сез һаман бергә икән…" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен