название:
автор:
Оммеголсем
автор:
Шакиров Илхам
рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 706 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Чулпан калка, Ал таң ата. Таң Гөлсемне уята Гөлсем таңнан кырга барып, Ай-урагын уйната. Бас әйдә, Өммегөлсем, Идәннәре бөгелсен. Басуыңда зур бәхетнең Чаткылары күренсен! Гөлсем шук та, Гөлсем ут та, — Егет күңелен яндыра. Бик еш шулай сөйгәнен дә Эштә хәйран калдыра. Бас әйдә, Өммегөлсем, Идәннәре бөгелсен. Басуыңда зур бәхетнең Чаткылары күренсен! Көн дә дими. Төн дә дими, Ару-талуны белми. Ярышта да безнең Гөлсем Алдынгылыкны бирми. Бас әйдә, Өммегөлсем, Идәннәре бөгелсен. Басуыңда зур бәхетнең Чаткылары күренсен!
А как ты думаешь, о чем песня "Оммеголсем" ?