название:
автор:
Сине күргән саен шатланамын
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1366 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Сине күргән саен шатланамын, Бәхетемә тигән өлештән... Бер елмаеп карауларын синең Кадерлерәк алтын-көмештән... Син бәхетле булсаң, миңа житә Ниләр тели алыйм мин тагын? Минем беләнме син, түгелме син Тик бәхетле генә бул җаным Яратырга мине өйрәттең син, Онытылып бөтен дөньядан.. Һәр яңа көн җиргә туган саен Гашыйк булам сиңа яңадан... Син бәхетле булсаң, миңа җитә Ниләр тели алыйм мин тагын? Минем беләнме син, түгелме син Тик бәхетле генә бул җаным "Җаныкаем" диеп эндәшсәмдә Син минеке түгел әлегә... Синең белән таныштырган язмыш Кавыштырса иде мәңгегә.. Син бәхетле булсаң, миңа җитә Ниләр тели алыйм мин тагын Минем беләнме син, түгелме син Тик бәхетле генә бул җаным
А как ты думаешь, о чем песня "Сине күргән саен шатланамын" ?