название:
автор:
Туй җыры
автор:
Свадебные песни Лейсан Сөнгатова
рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1218 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Ай-кояш йөзлəре, Кояшлы көзлəре... Кавышкан, табышкан Пар былбыл үзлəре. Кушымта: Карлыгачкаем ла, Сандугачкаем ла; Сайратыр, ай, матур Яр булгач янында. Талчыбык биллəре, Бал кебек теллəре; Гөрлəшкəн, серлəшкəн Пар былбыл үзлəре. Кушымта: Əйдер генəем, Бəйдер генəем, Юл булмый, туй булмый Телəклəр телəми. Бер генə дигəне — Юктыр ла тиңнəре... Уң, булсын, гел булсын Бəхетле көннəре. Аллары, гөлләре, Гөлбакча илләре. Уң булсын, гөл булсын, Бер булсын серләре. Икəү бергə утыргансыз, Бергə булсын уегыз; Икегез дə пар килгəнсез, Котлы булсын туегыз.
А как ты думаешь, о чем песня "Туй җыры" ?