ГлавнаяИсполнителиИң Матур Җыр)))ღღღСез Иң Гадел Кеше икәнсезღღღ
название:

ღღღСез Иң Гадел Кеше икәнсезღღღ


автор:

Иң Матур Җыр)))


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1329 просмотров
Килгән чакта башка авырлык, 
Җитми калса көч йә сабырлык, 
Сиздермичә ярдәм иткәнсез — 
Сез иң күркәм кеше икәнсез.

Балаларның теле — кыңгырау, 
Гел чыңгылдый, ява мең сорау. 
Барысына да җавап биргәнсез — 
Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

Укып чыгып, дөнья тануны, 
Бәхетебезне эзләп табуны 
Зур ышаныч белән көткәнсез — 
Сез иң сабыр кеше икәнсез.

Мактагансыз тиеш урында, 
Яклагансыз тиеш урында. 
Безнең өчен сез тир түккәнсез — 
Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "ღღღСез Иң Гадел Кеше икәнсезღღღ" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен