название:
автор:
MIN YARATAM SINE TATARSTAN
автор:
SALAVAT
рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 645 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Мин яратам сине, Татарстан, Ал таңнарың өчен яратам, Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган Яңгырларың өчен яратам. Мин яратам сине, Татарстан, Горур халкың өчен яратам, Җан эреткән әнкәм телең өчен, Татар телең өчен яратам. Мин яратам сине, Татарстан, Тугайларың өчен яратам, Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен, Җәлилләрең өчен яратам. Мин яратам гүзәл Чаллы ягын, Киң күңелле Казан каласын. Кем уйлаган чит җирләрдән килеп, Татарстан, синдә каласым. ТАТАРСТАН, СИНЕ ЯРАТАМ!
А как ты думаешь, о чем песня "MIN YARATAM SINE TATARSTAN" ?