название:
автор:
Гол жибэргэн
автор:
Виталий Агапов
рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 711 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Чит җирләрдә гомер кичерәбез. Тынгы бирми сагыш йөрәккә. «Сагынганда гына карарсыз», — дип, Гөл җибәргән әнкәй бүләккә. Гөл җибәргән, гөл җибәргән Әнкәй боекмады: «Бирелмәгез, — диеп, — моңаеп». Авыр чакта киләм гөл каршына: Әнкәй карый сыман елмаеп. Әнкәй гөлен һәрчак яшел килеш Күз карасы кебек саклыйбыз. Өебездә шушы гөлдән изге, Кадерлерәк әйбер тапмыйбыз. Гөл җибәргән, гөл җибәргән Әнкәй боекмады: «Бирелмәгез, — диеп, — моңаеп». Авыр чакта киләм гөл каршына: Әнкәй карый сыман елмаеп. Чәчәк ата язлар җиткән саен, Күңелләргә тула наз-рәхәт. Үзең кебек безгә бәхет биргән Гөлең өчен, әнкәй, мең рәхмәт! Гөл җибәргән, гөл җибәргән Әнкәй боекмады: «Бирелмәгез, — диеп, — моңаеп». Авыр чакта киләм гөл каршына: Әнкәй карый сыман елмаеп.
А как ты думаешь, о чем песня "Гол жибэргэн" ?