ГлавнаяИсполнителиЛилия МуллагалиеваБез бит авыл кызлары (минус)
название:

Без бит авыл кызлары (минус)


автор:

Лилия Муллагалиева


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 795 просмотров
1. Бәйрәмнәрне онытмыйбыз
Гадәтләрне саклыйбыз.
Авылдан чыккан булсак та
Заманнан калышмыйбыз.
Өчпочмак бәлеш пешереп
Бик еш кунак сыйлыйбыз.
Мул табынлы һәм кунакчыл
Авылның кызлары без.

КУШ-ТА: Бер эштән дә курыкмыйбыз
Без бит авыл кызлары.
Утта янмый, суда батмый
Авылның йолдызлары.
Авылны гөлбакча итә
Кызларның булганнары.
Шәһәрне дә ямьләндерә
Авылның уңганнары.

2. Сыерында савабыз без,
Печәнен дә чабабыз.
Кирәк икән әле хәтта
Утынын да ярабыз.

3. Өлгер егетләр яр итә
Чибәр авыл кызларын.
Саклап, яклап яшәр өчен
Җирдәге йолдызларын.
Уңган тырыш булсын һәрчак
Авыл егет-кызлары.
Гөрләп балкып кына торсын
Татарның авыллары.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Без бит авыл кызлары (минус)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен