ГлавнаяИсполнителиРифат ЗариповТуган-тумачалар. Эх кода-кодачалар (минус)
название:

Туган-тумачалар. Эх кода-кодачалар (минус)


автор:

Рифат Зарипов


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 690 просмотров
Якын күреп җыелган сезне дуслар.
Дусларсыз яшәп булмый бу дөньяда.
Тормыш матур була ул дуслар булса,
Якын туганнар гел яныңда булса.

Туган-тумачалар,
Эх, кода-кодачалар.
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Күңел ачалар.

Матур теләкләр сезгә һәммәбездән,
Кода-кодача, күрше-күләннән.
Баллансын әйдә әче шәрабләр
Кияү-киленне сөеп үткәндә.

Туган-тумачалар,
Эх, кода-кодачалар.
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Күңел ачалар.

Ятларны җанга кертми гел үрегез
Гомеркәйләрнең парлы сәйләнен.
Бәхеткә сөенеп үтсен һәр көнегез,
Кайгы-хәсрәтләр үтсен әйләнеп.

Туган-тумачалар,
Эх, кода-кодачалар.
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Күңел ачалар.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Туган-тумачалар. Эх кода-кодачалар (минус)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен