ГлавнаяИсполнителиГузэлемСин кайтмадын ...
название:

Син кайтмадын ...


автор:

Гузэлем


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 697 просмотров
Бакчаларда гөлләр чәчәк атты
Тормышыбыз кебек ямьләнеп;
Урман күлләренә аккош кайтты,
Сандугачлар килде әйләнеп.

Сандугачлар килде, аккош кайтты,
Син кайтмадың киткән җиреңнән;
Аккош китәр урман күлләреннән,
Син китмәссең минем күңелемнән.

Аккош китәр килгән якларына,
Һаваларда канат кагынып...
Бик ямансу булган чакларымда
Кемгә карыйм, сине сагынып.

Дошман явын тар-мар иткән чакта,
Йөрәгеңнән кайнар кан тамды;
Үзең үлсәң, матур исемең калды,
Туган илгә даның таралды.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Син кайтмадын ..." ?
user_15837 28 июн 13:54
Бу жыр сугыш кырларыннан кайта алмыйча hэлэк булып ятып калган ватандашларыбыз турында язылган жыр! Укыгыз, тынлагыз, онытмагыз! Гомер бер генэ бирелэ, матур итеп исэн-сау булып тыныч иллэрдэ яшэргэ язсын Алла кушып!
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен