название:
автор:
Пар балдаклар
автор:
Зу-Ляй-Ля
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 772 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Мәхәббәтне исбат итеп пар балдаклар кигәнсез, Бер-береңә саф булырга вәгъдәләрне биргәнсез. Пар балдаклар насыйп булсын берсен-берсе сөйгәнгә, Бер-беренә туры карап “Без – тиң ярлар” дигәнгә. Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә, Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә. Пар балдаклар, җитәкләшеп гомер юлын үтегез, Җил-давыллар булмый калмас – барына да түзегез. Кулыгыздан пар балдаклар бер үк төшә күрмәсен, Йөрәкләрне өшетерлек язмыш җиле үтмәсен. Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә, Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә. Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә, Берсен-берсе хөрмәт итеп яшәргә. Кадерле кәләш белән кияү! Чәчәк атсын, җимеш бирсен мәхәббәт гөлләрегез! Бәхет белән балкып торсын hәрвакыт йөзләрегез! Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә, Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә. Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә, Берсен-берсе хөрмәт итеп яшәргә. Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә, Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә.
А как ты думаешь, о чем песня "Пар балдаклар" ?