название:
автор:
Эйлэнеп кайт эле авылга
автор:
198 Ирфан
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 846 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Юксынам дисең син, нигә соң? Гомерең узмаган бит әле. Туган як туфрагын сагынып, Әйләнеп авылга кайт әле. Саф чишмә сулары, һавасы, Тугае, болыны, урманы Кочаклап алырлар үзеңне — Әйләнеп авылга кайт әле. Күзләрең ямансу, боеклар — Алар да авылны сагына. Кайгырма, моңайма, юксынма, Әйләнеп кайт кына авылга. Юксынам дисең син, нигә соң? Гомерең узмаган бит әле. Туган як туфрагын сагынып, Әйләнеп авылга кайт әле.
А как ты думаешь, о чем песня "Эйлэнеп кайт эле авылга" ?