ГлавнаяИсполнителиРамиль ХазиевСагыну (Авыл кое)
название:

Сагыну (Авыл кое)


автор:

Рамиль Хазиев


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1500 просмотров
Авыл көе (Сагыну)

Татар халык җыры

Бездә биек таулар бар ла,
Тау астында таллар бар;
Талда яфрак, миндә сагыну,
Сездә нинди хәлләр бар?

Тау астында салкын чишмә.
Агып төшә улакка;
Сагынуымны әйтер идем,
Җил дә исми ул якка.

Алмалар өзәр идем лә,
Бауларга тезәр идем;
Янмаса бу йөрәккәем,
Сагынуга түзәр идем.

Салкын чишмә буйларында
Атлар эчерсәң иде;
Туган-үскән илләреңдә
Гомер кичерсәң иде.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Сагыну (Авыл кое)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен