ГлавнаяИсполнителиГузэл УразоваБал жимешем (минус)
название:

Бал жимешем (минус)


автор:

Гузэл Уразова


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1095 просмотров
Тормыш яме, яшәү тәме
Балаларда икән бит.
Бәхет-шатлыгыбыз булып
Балам, тизрәк үсеп җит.

Кушымта:
Җан җылыңны тоеп яшим,
Сизәм йөрәк тибешең.
Сөю-сәгъдәт бакчасыннан
Ходай биргән җимешем.

Куаныч һәм шатлыгыбыз
Барыбыз өчен дә син.
Үзең шаян, үзең үткер,
Зирәк булып үсәсең.

Балдан татлы балам, диеп,
Әби-бабай куана.
Менә шулай кадерле ул
Балаңнан туган бала.

Бәхет-тәүфыйк җитәкләшеп,
Яныңда гына йөрсен.
Сау-сәламәт булып үс син,
Ходаем, гомер бирсен.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Бал жимешем (минус)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен