ГлавнаяИсполнителиСалават ФатхетдиновӘНКӘМНЕҢ ДОГАЛАРЫ
название:

ӘНКӘМНЕҢ ДОГАЛАРЫ


автор:

Салават Фатхетдинов


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1477 просмотров
Догаларның күңелемнән
Юк әле югалганы.
Саклый мине, яклый мине
Әнкәйнең догалары.

Кушымта:
Ташлама, әнкәй ташлама,
Мине изге догаңнан!
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле булалмам.
Тылсымлы да, шифалы да
Әнкәйнең догалары – 
Догаларның шатлык кына
Китерә торганнары.

Кушымта:
Кырыс бит тормыш юллары,
Авыр бит дөньялары!
Хәлләремне җиңеләйтә
Әнкәйнең догалары.
Кабатлыйм мин дә әнкәйдән
Өйрәнгән догаларны.
Җиткерермен түкми-чәчми
Мин сезгә дә аларны.

Кушымта:
Ташлама, әнкәй ташлама,
Мине изге догаңнан!
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле булалмам.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "ӘНКӘМНЕҢ ДОГАЛАРЫ" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен