название:
автор:
ТАЛА ТАЛА_МИНУС
автор:
206
рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1534 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Сандугачлар ияләшкән Су эчәргә миләштән. Сагынуларым бетәр әле Сине күреп сөйләшсәм. Их, тала, тала, тала, Тала ике беләгем. Нигә тала, нигә яна Икән минем йөрәгем?! Агыйделгә басма салдым Каенын сайлап кына. Яннарыңа барыр идем Кош булып сайрап кына. Их, тала, тала, тала, Тала ике беләгем. Нигә тала, нигә яна Икән минем йөрәгем?! Агыйдел суы тирбәлә Уртасында сал булса. Суга салсаң, калкып чыгар Безгә насыйп яр булса. Их, тала, тала, тала, Тала ике беләгем. Нигә тала, нигә яна Икән минем йөрәгем?!
А как ты думаешь, о чем песня "ТАЛА ТАЛА_МИНУС" ?