название:
автор:
Вакыт (минус)
автор:
Диля нигматуллина
рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1150 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Вакытны җиткереп булмый, Туктатып, көттереп булмый, Чабабыз вакыт артыннан, Куркып өлгерми калудан. Әй бу вакытны кайдан табарга, Аны көтәргә юктыр ара, Вакыт артыннан мин дә чабам Алга таба, алга таба. Кешеләр көтәләр диеп, Һәр җирдә өлгерәм диеп, Карыйм сәгать укларына, Тизлегем арттырам шуна. Әй бу вакытны кайдан табарга, Аны көтәргә юктыр ара, Вакыт артыннан мин дә чабам Алга таба, алга таба. Вакытның коллары булып, Тормышның артыннан куып, Яшәргә кирәк дөньяда, Яшәүнең мәгънәсе шунда. Әй бу вакытны кайдан табарга, Аны көтәргә юктыр ара, Вакыт артыннан мин дә чабам Алга таба, алга таба.
А как ты думаешь, о чем песня "Вакыт (минус)" ?