название:
автор:
Туган туфрак
автор:
Әлфис Кәримов
рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1269 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Чылтыр-чылтыр аккан чишмәләрем, Сабый чактан кергән моңнарым. Шушы изге җирдән атлап киттем Матурлыгын тоеп дөньяның. Арышларым, бодайларым, Басуларым, кырларым — Минем якты өметләрем, Җырланачак җырларым. Чит җирләргә китсәм, Сагынып кайтам Буразналар, башак исләрен. Өннәремдә күрәм, төшләремдә — Ал шәфәкъле авыл кичләрен. Арышларым, бодайларым, Басуларым, кырларым — Минем якты өметләрем, Җырланачак җырларым.
А как ты думаешь, о чем песня "Туган туфрак" ?