название:
автор:
Умырзая (минус)
автор:
Рахат-Лукум
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1092 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Боз катлавы эрегәч, җир өстенә Умырзая чыга, карагыз: Умырзая чыга, Умырзая калка, Умырзая суза сабагын. Боз катлавы кебек көнкүрештән Чыгасым ла килә тизрәк: Умырзая кебек, Умырзая кебек, Умырзая кебек тиз үрләп... Умырзая бик тиз үсеп чыга, Бик аз гына яши тураеп; Умырзая бик тиз Башын аска ия, Умырзая сула моңаеп... Юк, мин яшәр идем озак, озак, Минем килми алай буласым: Умырзая кебек, Умырзая кебек, Умырзая кебек суласым... Юк, мин яшәр идем җәй ясаучы Зур чәчәкләр белән җыелып; Юк, мин үлмәс идем Умырзая кебек, Умырзая кебек боегып...
А как ты думаешь, о чем песня "Умырзая (минус)" ?