ГлавнаяИсполнителиAlbert IsmailУчак (Данис Закиров аранж.) (2014)
название:

Учак (Данис Закиров аранж.) (2014)


автор:

Albert Ismail


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 834 просмотра
Учак

Күземә карама син
Хәлемне сорама син
Баналь җаваплар көтмә миннән 
Анда борчылу кыямәте
Үткән хыялларым 
Тормыш кыялары син
Явыз дулкыннардан сыенам
Сөю корапның харабыннан 
Сакла мине Тәңрем

Ә кайдадыр чиксез диңгезлэрнең ерак ярларында
Учак яндырыр минем күңел
Һәм кайчандыр төнъяк диңгезләрнең котып карларында
Учак яндырыр минем күңел

Кадерле мизгелләрдә
Вакытлы сөенүдә мин
Бушлыкка эләгеп котырганда
Сазлыкка төшеп котылганда
Офыкта кызарып
Батып киткән өмет син
Каралып беткән күңелемнән
Сине мәнгегә югалтудан
Сакла мине Тәңрем

Ә кайдадыр чиксез диңгезлэрнең ерак ярларында
Учак яндырыр минем күңел
Һәм кайчандыр төнъяк диңгезләрнең котып карларында
Учак яндырыр минем күңел

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Учак (Данис Закиров аранж.) (2014)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен