название:
автор:
Кура жилэк
автор:
Зуфар Хайретдинов
рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1468 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Кура җиләк пешкәндер дип, Чакырдың, урманнарга; Икәү бергә күмелдек без Хуш исле кураларга. Коела инде куралар — Җил үтте аралардан. Ялгызым йөрим адашып, Куралы аланнарда. Коела инде куралар — Җил үтте аралардан. Ялгызым йөрим адашып, Куралы аланнарда Җем-җем яна кура җиләк — Җыймыйча булмый түзеп. Уч тутырып кура җиләк Ашаттың миңа өзеп. Коела инде куралар — Җил үтте аралардан. Ялгызым йөрим адашып, Куралы аланнарда. Иреннәрдә җиләк тәме — Моңаймый булмый түзеп. Кура җиләк кабат пешәр, Тик кем ашатыр өзеп?
А как ты думаешь, о чем песня "Кура жилэк" ?