название:
автор:
Минем сине яратасым
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1342 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Минем сине яратасым, Яраттырасым килә. Булган кайгы-сагышларны Тараттырасым килә. Кушымта: Күзләреңне күзләремә Караттырасым килә. Җәйге болыннарда бергә Таң аттырасым килә. Яңа баштан йолдызларны Саныйсым килә. Син җырлаган җырларны да Тагын тыңлыйсым килә. Кушымта. Мәхәббәт учакларында Янасым килә. Шул яшьлектә гомерлеккә Минем каласым килә. Кушымта: Бергә йөргән сукмаклардан Тагын йөрисем килә. Сине беркемгә дә бирми Урлап китәсем килә.
А как ты думаешь, о чем песня "Минем сине яратасым" ?